Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 2021 нче елның апреленнән май аена кадәр, Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без янәшәдә!» дигән ветераннарга волонтерлык ярдәме акциясе бара.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ветераннар янәшәдә яши» дигән акция-котлау уздырыла.
4 нче май көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес узды. Чаралар «Сәламәтлек сукмагы» проекты кысаларында үткәрелә.
5 нче май көнне Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
Май бәйрәмнәре вакытында профилактик чаралар кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы рейд оештырдылар.
4 май көнне Лениногорск районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аз хәрәкәтләнүче (мобиль булмаган) гражданнарны ашатуны оештыру» дигән темага дәрес узды. Әлеге чараны «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова үткәрде.
Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Хэдхантер» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документ эшсезләргә һәм эш эзләүче гражданнарга кирәкле эш вариантлары табарга, ә эш бирүчеләргә – кирәкле хезмәткәрләр сайларга ярдәм итүгә, шулай ук Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
2021 елның 5 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 23 452 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 12 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,16 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 246 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 37 кешегә кимрәк.
Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» иҗат фестивале Татарстанда республика президенты ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Фестивальнең миссиясе – кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.