Лениногорскида тармак белгечләре тыл хезмәтчәне янына барып кайттылар

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Һәркемнең йөрәгендә син, Җиңү!» дигән акция уздырдылар. Волонтер кыз бала белән бергә алар тыл хезмәтчәне Антонина Ивановна Кургузова янына бардылар.

Антонина Ивановна авыр, ач сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләде, фронтта һәлак булган әтисен искә алды. Белгечләр аңа Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Ахырда Антонина Ивановна 16 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең видеокотлавын карады. Ул балаларның игелеге һәм кайгыртучанлыгына сөенде, күрсәтелгән игътибарлары өчен барысына да ихлас рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International