Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаеннан ел саен «Тигез мөмкинлекләр» шигаре астында акция үткәрелә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасының төп принциплары арасында – кеше дәрәҗәсен һәм бәйсезлеген, аның шәхси мөстәкыйльлеген хөрмәт итү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыять тормышына җәлеп итү, аларның шәхси хокукларын хөрмәт итү.
«Барлык кешеләр дә төрле, һәркемнең тормышта үз авырлыклары бар, әмма шул ук вакытта без барыбыз да тигез һәм кайгыртуга, дуслыкка, мәхәббәт һәм аңлауга мохтаҗбыз», – диләр Буа интернат-йортында яшәүчеләр һәм белгечләр.