Кичә, 4 нче май көнне, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Чистай муниципаль районында булып кайтты.
Министр урынбасары мәшгульлек үзәгендә, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм психоневрологик интернатта булды. Шулай ук К. А. Таҗетдинова гражданнарны кабул итте һәм татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.