«Веста» үзәге һәм волонтерлар «Җиңү чәчәкләре» акциясе уздыра

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Җиңү чәчәкләре» дигән акция үткәрделәр. Чара 13 нче социаль участокта узды.

Акцияне оештыручылар тыл хезмәтчәне Валентина Николаевнага бардылар һәм аңа йорт яны җирен төзекләндерергә булыштылар.

Валентина Николаевна Бөек Ватан сугышы чорында булган куркыныч вакыйгаларны яхшы хәтерли. Ул һәм аның биш бертуган абый-апасы 1942 елда әтиләрен фронтка озаталар һәм аны башка күрмиләр. Үз илләрен яклап чыккан совет солдатлары хөрмәтенә белгеч һәм волонтерлар тыл хезмәтчәненең тәрәзә төбендә матур чәчәкләр утырттылар.

«Хәзерге буын безне онытмауларына мин бик шат. Өлкәннәргә игътибар бик мөһим. Миңа килүләре, хәлемне белешүләре, кайгыртулары, хуҗалык эшләрендә булышулары күңелле. Бу бик кыйммәтле», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Валентина Николаевна. Волонтерлар аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International