Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган яшьләр һәм «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәсе белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Батырларга мәңгелек дан!» акциясе уздырдылар.
Акция кысаларында Коры елга зиратында яшь казанлылар көче белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләре тәртипкә китерелде.
Балалар белән безнең көннәрдә Җиңү көнен бәйрәм итүнең әһәмиятлелеге, Бөек Ватан сугышы чорында халык батырлыгы турында әңгәмә үткәрелде. Акция Советлар Союзы Герое Михаил Васильевич Симонов каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.