9 нчы Май алдыннан Балтач районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәрен йөреп чыгалар.
Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә 224 социаль хезмәт алучы тора, шул исәптән 2 Бөек Ватан сугышы ветераны, 28 тыл хезмәтчәне һәм 9 сугыш ветеранының тол хатыны. 2021 елның 19 апреленнән 5 маена кадәр белгечләр социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын, өлкәннәрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр, табибларның сугыш ветераннарына барулары турында белделәр.
Ветераннар күрсәтелгән игътибар һәм социаль хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.