Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көнендә Әлмәт шәһәренең Ленин мәйданында бәйрәм чаралары узды. Аларда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы да катнашты.
Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Миңнегаян Зыяфетдин кызы Садретдинова үзенең 94 яшен билгеләп үтә. Аны туган көне һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котларга волонтерлар – шәһәр гимназиясе укучылары килде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Күгәрчен – тынычлык һәм игелек символы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрү кысаларында 6 майда Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның «Талисман» иреклеләр отряды, «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Маликова белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өендә булдылар һәм аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог Альбина Елизова һәм педагог-психолог Гөлнара Сабитова реабилитантларның ата-аналары өчен дәрес үткәрделәр.
6 нчы май көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Ләйсән Сафина һәм Ринат Ипаров Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Мөбәрәкшин улы Хәйруллин янына бардылар.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының башлангыч профсоюз оешмасы әгъзалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тематик чара узды.
Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында Түбән Кама районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре 4 нче майдан 6 нчы майга кадәр шәһәр һәм районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына чираттагы айлык мониторинг уздырдылар.
6 нчы май көнне Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөек Ватан сугышы битләре буйлап» дигән документаль фильм күрсәтелде. Балаларга һәм ата-аналарга совет халкының немец оккупантлары белән көрәштә батырлыгының кыскача тарихы тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.