Әлмәт яшүсмерләренә җәйге чорда эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2021 елның 7 мае, җомга

Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көнендә Әлмәт шәһәренең Ленин мәйданында бәйрәм чаралары узды. Аларда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы да катнашты.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе һәм һөнәри үзбилгеләнеш буенча тест үткәрделәр. Чарага килгән балигъ булмаган балаларга укудан буш вакытларында эшкә урнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде. Эш эзләүчеләр игътибарына мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде, шул исәптән «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International