Волонтерлар тыл хезмәтчәнен туган көне белән котладылар

2021 елның 7 мае, җомга

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Миңнегаян Зыяфетдин кызы Садретдинова үзенең 94 яшен билгеләп үтә. Аны туган көне һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котларга волонтерлар – шәһәр гимназиясе укучылары килде.

Миңнегаян Зыяфетдин кызы кунакларга игътибарлары, котлаулар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде, балаларга сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләде.

«Без җиңүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез беркайчан да авырлыклардан курыкмадыгыз, һәрвакыт яхшыга гына ышандыгыз. Без Сезгә, Миңнегаян әби, туган районыбыз иминлеге өчен куйган лаеклы хезмәтегез, үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк булып торуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», – дип мөрәҗәгать иттеләр волонтерлар тыл хезмәтчәненә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International