Татарстанлыларны кыскартылган эш атнасы көтә

2021 елның 7 мае, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 9 нчы майҖиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 10 февралендәге ПУ-115 номерлы «2021 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» Указы нигезендә, 13 нче майУраза бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.

Шулай итеп, 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булачак. 12 майда эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International