«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарын «Пертра» җыелмасы белән таныштырдылар

2021 елның 7 мае, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог Альбина Елизова һәм педагог-психолог Гөлнара Сабитова реабилитантларның ата-аналары өчен дәрес үткәрделәр.

Катнашучыларны «Пертра» җыелмасы белән таныштырдылар. Ул немец педагогы, Педагогик терапия үзәгенә нигез салучы Марианна Фростинг тарафыннан эшләнгән. Әлеге җыелма ярдәмендә процесста катнашучыларның иҗади сәләтләрен активлаштыру өчен шартлар тудырыла. Методика мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән укыту, терапия һәм психологик-педагогик эштә кулланыла ала. Ул үзен үсешендә һәм укытуда тайпылышлары булган балалар белән махсус үстерүче һәм коррекция эшендә яхшы яктан күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International