Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрү кысаларында 6 майда Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның «Талисман» иреклеләр отряды, «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Маликова белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өендә булдылар һәм аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.
Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары, тылдагы авыр хезмәтләре һәм тыныч күк йөзе өчен балалар ветераннарга бүләкләр – үз куллары белән ясалган открыткалар һәм сөлгеләр тапшырдылар. Ветераннар приют тәрбияләнүчеләренең көтелмәгән визитына, җылы сүзләренә һәм котлауларына бик шат иделәр.
Чарада «Талисман» отрядының җиде волонтеры һәм педагог-психолог Рита Каткова катнашты.