6 нчы май көнне Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөек Ватан сугышы битләре буйлап» дигән документаль фильм күрсәтелде. Балаларга һәм ата-аналарга совет халкының немец оккупантлары белән көрәштә батырлыгының кыскача тарихы тәкъдим ителде. Документаль кинохроникада Мәскәү өчен көрәш һәм Ленинград блокадасын өзү кебек әһәмиятле вакыйгаларга басым ясалды.
Геройларча батырлыклар турында хикәя белән илһамланып, балалар күргәннәре мотивлары буенча график эшләр башкардылар. Иң яхшы рәсемнәрдән тематик күргәзмә ясап, тернәкләндерү үзәгенең диварларын бизәделәр. «Здравушка» хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар, «Георгий тасмасы» акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар.
.jpg)