Кукмара районында яшүсмерләр өчен патриотик дәрес уздырылды

2021 елның 7 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Күгәрчен – тынычлык һәм игелек символы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.

Дәрестә балалар үз куллары белән кәгазь күгәрченнәр ясадылар һәм аларда тормышларын кызганмыйча бу көнне якынайтучыларга рәхмәт сүзләре яздылар. Патриотик юнәлештәге чара балаларның тынычлык, Җиңү һәм хәтер символлары турында күзаллауларын киңәйтүгә, үз илең өчен горурлык хисе, сугыш ветераннарына рәхмәт хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International