Минзәлә интернат-йорты хезмәткәрләре сугышта һәлак булган авылдашларын искә алдылар

2021 елның 7 мае, җомга

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының башлангыч профсоюз оешмасы әгъзалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тематик чара узды.

Учреждение хезмәткәрләре үз карамагындагы тыл хезмәтчәннәре өчен кәнәфер чәчәге ясадылар, шулай ук «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

6 май көнне интернат-йорт хезмәткәрләре Ленин исемендәге паркта, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына куелган мемориаль һәйкәл янына бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International