Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында Түбән Кама районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре 4 нче майдан 6 нчы майга кадәр шәһәр һәм районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына чираттагы айлык мониторинг уздырдылар.
Чараның максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль ярдәмгә һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклау тора. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә актуаль.
Сәламәтлек торышы аркасында ветераннар белән аралашу мөмкинлеге булмаганда, әңгәмә аларның туганнары белән үткәрелде. Аларга янгын куркынычсызлыгы чараларын контрольдә тоту һәм үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.