«Юлдаш» интернат-йорты белгечләре сугыш ветераны янында кунакта булдылар

2021 елның 7 мае, җомга

6 нчы май көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре Ләйсән Сафина һәм Ринат Ипаров Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Мөбәрәкшин улы Хәйруллин янына бардылар. Кунаклар ветеранны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, аңа күчтәнәчләр һәм интернат-йортта яшәүчеләр ясаган Георгий тасмасы-брошь тапшырдылар.

Зур тормыш тәҗрибәсе, сугыш елларын үткән булуга карамастан, ветеран күңеле белән яшь һәм кунакларга чын күңелдән сөенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International