12 май көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау» дигән тренинг үткәрелде.
Тренинг барышында тернәкләнүчеләр белән мөмкин булган янау очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында эшлекле уен үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр проблемалы ситуацияләрне һәм алардан чыгу юлларын карадылар, үз-үзеңне тоту буенча гамәли күнекмәләрне үзләштерделәр.
Чара хезмәт алучыларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен ышанычлы тоту кагыйдәләре, саклык чаралары һәм аларны бозу нәтиҗәләре турында белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирде.