Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр Казанның 175 нче гимназиясендә атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә мемориал оештырдылар.
Тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр салдылар.
Социаль адаптация бүлеге мөдире «Без кайгырабыз» акциясе үткәрде. Чарада катнашучыларның кулларына бердәмлек билгесе булган кара тасма бәйләнде.
.jpg)