«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен хезмәт терапиясе

2021 елның 14 мае, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Теплицаларда эшләүгә әзерлек кыш көне үк башлана: балалар проект җитәкчесе белән бергә чәчәкләр һәм яшелчә культуралары утырту белән шөгыльләнәләр. «Тәрәзә төбендә бакча» дигән дәресләрдә балалар бакчачылык кагыйдәләренә өйрәнә.

Иң җаваплы чор май аенда башлана, бу вакытта теплицаларга һәм клумбаларга үсентеләр утыртырга кирәк. Бу эшне балалар бик яхшы башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International