11 май көнне Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы гражданнар «Маникюр буенча белгеч» программасы буенча һөнәри укуларын уңышлы төгәлләделәр. Укулар Яр Чаллы шәһәренең «РАРК» өстәмә һөнәри белем бирү АКБО белән төзелгән контракт нигезендә үткәрелде.
Бер ай дәвамында эшсез гражданнар теоретик һәм практик курс уздылар. Аларның һәркайсы имтиханны уңышлы тапшырды, шуннан соң тыңлаучыларга белем алу турында таныклыклар бирелде.