Түбән Кама шәһәренең Гаиләгә, аналыкка һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү «Гаилә» мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге быел РФ Президенты грантын отты. Автоном коммерциячел булмаган оешма проекты авылда яшәүче авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге проектны тормышка ашыруда партнер булып тора. Үзәк белгечләре 1 февральдән башлап муниципаль район халкы арасында проектны тормышка ашыру һәм кирәкле әйберләрне бушлай алу мөмкинлеге турында мәгълүмат-агитация эшләре алып баралар. Социаль складның чыгу датасы һәм вакыты турында мәгълүмат авыл җирлекләре башлыклары белән килештерелә, алар үз авыллары яки бистәсе халкына хәбәр итә. Күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, тол калган кешеләр, пенсионерлар, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр әйберләтә ярдәм алалар һәм аларга булышучыларга рәхмәт әйтәләр.
Район авыл җирлекләренә мохтаҗ авыл кешеләренә ярдәм күрсәтү өчен чыгулар агымдагы елның ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.