11 май көнне Әлмәт муниципаль районының «Опека» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә көндезге төркем белән дәрес узды. Катнашучылар ком терапиясе белән шөгыльләнделәр.
Чара кулларның вак моторикасын һәм фантазияне үстерүгә, дөньяга уңай караш формалаштыруга, сөйләм күнекмәләрен ныгытуга, агрессияне бетерүгә юнәлдерелгән иде. Балалар һәм ата-аналар дәрестән уңай эмоцияләр алдылар. Шулай ук чара балаларның психомотор үсешенә дә ярдәм итте.