Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 Май хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырдылар. Учреждение хезмәткәрләре һәм иҗат коллективы катнашучыларыннан торган агитбригада тамашачылар алдында чыгыш ясады, алар арасында тыл хезмәтчәне Сәвия Әскәрова, шулай ук сугыш чоры балалары Вера Егорова, Ольга Рожина, Александр Рябинин, Даврон Норов, Тамара Головина һәм Александр Ткачев та бар иде.
Чара барышында сугыш, Җиңү турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, бию номерлары күрсәтелде. Чыгыш рус һәм татар телләрендә «Җиңү көне» җырын коллектив башкару һәм фотосессия белән тәмамланды.
Интернат-йортка әлеге чараны әзерләүдә үзәк китапханә хезмәткәрләре, мәдәният идарәсе, ветераннар советы ярдәм итте.
Шулай ук Җиңү көнендә интернат-йорт хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр учреждение территориясе буйлап «Үлемсез полк» йөрешен оештырдылар. Алар үз кулларында элек интернат-йортта яшәгән ветераннарның фотосурәтләрен, шулай ук туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләрен тотып бардылар.