13 май көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чара башында социаль эш буенча белгечләр әлеге бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында әңгәмә үткәрделәр.
Бу көнне социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм табыны, шулай ук «Татарстан белгече» дигән кызыклы конкурс оештырылды.
Бүгенге көндә Минзәлә интернат-йортында 64 кеше яши. Алар арасында намаз укучы әбиләр һәм бабайлар да бар. Ураза гаетендә алар барысы да игътибар һәм бәйрәм сыйларына бик шат иделәр.