Татарстанлыларга 52 меңгә якын вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

2021 елның 12 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 23 417 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 35 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,16 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 51 932 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 072 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,45 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 502 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International