ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы уздыра. Конкурста балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр катнаша ала.
Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 18 маеннан 31 маена кадәр кабул ителә. Аларны электрон почта аша (rrc.org@bk.ru) җибәрергә, кулга тапшырырга я почта аша җибәрергә мөмкин: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән монда танышырга мөмкин >>.