Узган ял көннәрендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты шәһәр халкы өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча лекцияләр циклыннан беренче дәрес үткәрде.
Алабуганың Икмәк мәйданында социаль хезмәткәр Лилия Васылова «Картлык шатлык китерсен» дигән лекция белән чыгыш ясады. Ул өлкән яшьтәгеләрнең ялын, файдалы эшчәнлеген оештыру турында сөйләде: бу спорт һәм физкультура, сәнгать иҗаты һәм кул эшләре, музейларга бару, төрле уеннар, хобби һәм башкалар. Социаль хезмәткәр өлкәннәрнең компьютердагы, мәгълүмати технологияләр, Интернет белән эшенә, шулай ук иреклелек эшчәнлегенә аерым игътибар бирде.
Мондый лекцияләр Икмәк мәйданында айга ике тапкыр, якшәмбе көннәрендә узачак.