Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр өстәл уеннары белән танышуларын дәвам итә

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Өстәл уеннары аралашуга булышып кына калмый, ә интеллект, логик фикерләүне, хәтерне үстерүгә, үз-үзеңне бәяләүне арттыруга, коммуникатив сәләтләрне яхшыртуга да ярдәм итә. Шуны истә тотып, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре әлеге файдалы күңел ачу төренә аерым игътибар бирәләр.

Бүген учреждение карамагындагылар «Сүз тап» дигән яңа уен үзләштерделәр. Уен кроссворд принцибы буенча сүзләр формалаштырудан гыйбарәт, анда һәр уенчы, сүзләр төзеп, иң күп балл җыярга омтыла. Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең интеллектуаль сәләтләрен бик яхшы күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International