Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасын тормышка ашыру кысаларында спорт бәйрәме узды. I һәм II коррекцион төркем балалары өчен чараны логопед Наталья Алексеева үткәрде.
Бәйрәм уен формасында, берничә этапта узды. Башта балалар белән күнегүләр үткәрелде, ә аннары командалар спорт марафонында катнашты. Чарада катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр алдылар.