ТР Хезмәт министрлыгы онлайн режимда укыту семинары үткәрде

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

18 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Социаль хезмәт күрсәтүнең стационар һәм ярымстационар рәвешләрендә социаль хезмәт күрсәтүләрне планлаштыру һәм күрсәтү» темасына укыту семинары оештырды.

Чара Zoom-конференция форматында узды. Семинар барышында диагностика, тернәкләндерү чараларын тормышка ашыру буенча индивидуаль план эшләү, тернәкләндерү чараларын тормышка ашыру, тернәкләндерү чараларының үтәлешен мониторинглау, тернәкләндерү үзәкләре, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекләре белгечләрен, дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп социаль хезмәтләр күрсәткәндә тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International