«Өмет яры» үзәгендә планнан тыш инструктаж үткәрделәр

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире социаль хезмәткәрләрнең планнан тыш инструктажын үткәрде. Чараның максаты – хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.

Инструктаж барышында бүлек белгечләре көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре белән мәгълүмати белешмәлекләр белән таныштылар, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәл янаганда саклану ысулларын кабатладылар. Социаль хезмәткәрләр алган белемнәрен социаль хезмәт алучылар белән мондый инструктажлар үткәргәндә куллана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International