Бүген Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Пионерия көненә багышланган чара узды. Анда яшәүчеләр үзләренең балачак һәм яшьлек елларын искә төшерделәр, аларны пионерларга ничек кабул итүләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар бик теләп яшь чактагы пионербол уенын уйнадылар.
Минзәлә интернат-йортында да бүген яшьлекне искә алу көне. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева хезмәт алучылар белән «Ә син пионер булдыңмы?» дигән әңгәмә үткәрде. Пионер җырлары астында социаль хезмәт алучылар рәхәт чакларны искә төшерделәр, чараны оештыручының сорауларына җавап бирделәр.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының башлангыч профсоюз оешмасында Пионерия көненә багышланган традиция бар. Хезмәткәрләрнең күбесе элек чын пионерлар булганнар, кызыл галстук һәм пионер значогын тагып йөргәннәр. Яшь белгечләр өчен исә бу инде тарих. Бу бәйрәм көнендә хезмәткәрләр пионер оешмалары, отрядлары, пионерлар тормышы турында белемнәре белән уртаклаштылар.
