18 май көнне Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ведомствоара семинар үткәрде. Анда муниципаль районның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектларының мәгълүмат системасында эше каралды.
Семинар эшендә прокурорның өлкән ярдәмчесе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, профилактика системасы субъектлары вәкилләре катнашты. Катнашучыларның игътибары бердәм ведомствоара эшнең генә түгел, ә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына мәгълүматларны дөрес итеп кертү мөһимлегенә дә юнәлтелде.
Чираттагы тапкыр мәгълүмат системасы администраторы тарафыннан профилактика системасының һәр субъектының гамәлләрен регламентлаучы норматив документлар тәкъдим ителде, сигнал картасын тутырганда кулланучыларның гамәлләре күрсәтелде.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Людмила Сөләйманова ведомствоара эшне вакытында һәм дөрес итеп үткәрергә тәкъдим итте.