Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 49 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

2021 елның 19 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 22 456 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 961 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,11 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 49 042 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 026 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,46 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 393 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 27 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International