Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында 24 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары наркотикларга каршы акция уздырдылар. «Наркотикларсыз тормыш» чарасы Г. Тукай исемендәге паркта узды. Анда 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Банкротлык институтының үтемлелеген арттыру максатларында гражданнар өчен «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законга һәм гражданның судтан тыш бөлгенлеккә төшүе өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 31 июлендәге 289-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
24 май көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен эшлекле киңәшмә оештырылды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә индивидуаль һәм төркемле дәресләрдә педагог-психолог Алинә Сабирова «Соты Кайе» җыелмасын актив куллана.
Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы С. В. Шакирова балигъ булмаганнарның ата-аналары белән җыелыш үткәрде. Дәреснең төп максаты – ата-аналарга яшьләр арасында экстремистлыкка каршы профилактик чараларның мөһимлеге турында хәбәр итү.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр арасында шашка турниры узды. Әлеге чарада 12 бала катнашты.
28 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен бишенче, юбилей велоузышы узачак. Чараны «Сила в детях» һәм «Альпари» хәйрия фондлары оештыра.
2021 елның 26 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 21 953 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 503 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,08 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 245 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 87 кешегә кимрәк.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.