Эш бирүчеләр республика халкына 54 366 вакансия тәкъдим итә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

2021 елның 26 маена республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 21 953 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 503 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,08 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 54 366 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 687 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,4 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 617 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International