«Өмет чаткысы» тернәкләнүчеләре белән эшләүдә «Соты Кайе» җыелмасы кулланалар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә индивидуаль һәм төркемле дәресләрдә педагог-психолог Алинә Сабирова «Соты Кайе» җыелмасын актив куллана. Фән-уен системасы «Уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында сатып алынды.

25 май көнне чираттагы дәрес кече төркем тернәкләнүчеләре белән үткәрелде. Әлеге җыелма иҗади, күләмле һәм ассоциатив фикерләүне, пөхтәлек, игътибарлылык, тырышлык, сабырлык кебек сыйфатларны формалаштыра. Психолог сүзләренә караганда, бу фантазияне, шулай ук яшьтәшләрнең иҗади коллективында эшли белүне үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International