Казанда «Бәхет белән узышып» велоузышы узачак

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

28 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен бишенче, юбилей велоузышы узачак. Чараны «Сила в детях» һәм «Альпари» хәйрия фондлары оештыра.

Узышта 3-18 яшьлек балалар катнаша ала. Велосипедчылар өчен шлем булу мәҗбүри.

Дистанция – 380 метр. Форматы – аерым старт белән ярыш.

Катнашучыларны теркәү түбәндәге сылтама буенча уза: https://forms.gle/aWntCAc3wUsx1jGm9.

Чара 9.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак. «Бәхет белән узышып» велоузышы программасы:

9.30-10.00 – катнашучыларны теркәү, старт номерларын бирү,

10.00-11.00 – велоузыш һәм күңел ачу программасы,

11.00-11.30 – барлык катнашучыларны бүләкләү һәм кыр кухнясы.

Шулай ук иң яхшы җанатарлар төркеме өчен махсус номинация каралган.

Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International