Министрлык инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.

Шулай итеп, «Нафта-Групп» ҖЧҖ эш белән тәэмин итү хезмәте органына булган вакансияләр турында мәгълүмат тапшырмаган. 2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Нафта-Групп» ҖЧҖен РФ КоАП 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.

Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International