Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында 24 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары наркотикларга каршы акция уздырдылар. «Наркотикларсыз тормыш» чарасы Г. Тукай исемендәге паркта узды. Анда 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Акция башланганчы оештыручылар зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр, берничә ситуацион момент карадылар. Соңыннан алар шәһәр халкына акциягә кушылырга тәкъдим иттеләр, наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар. Балалар белән төрле спорт уеннары үткәрелде.
Чара эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалауга, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде.