Татарстанның күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 245 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 87 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 26 маена халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 813, 512, 469, 199 һәм 252 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Менделеевск шәһәрендә эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+2).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International