Банкротлык институтының үтемлелеген арттыру максатларында гражданнар өчен «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законга һәм гражданның судтан тыш бөлгенлеккә төшүе өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 31 июлендәге 289-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Судтан тыш банкротлык процедурасы турындагы закон нигезләмәләре 2020 елның 1 сентябрендә үз көченә керде. Судтан тыш банкротлык процедурасын үткәрү вакыты 6 ай тәшкил итә.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, судтан тыш банкротлык процедурасы эшли башлаганнан бирле, банкротлык турындагы белешмәләр бердәм федераль реестрына 10 меңнән артык хәбәр кергән.
Шуның белән бергә, Россия Суд приставлары федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, башкарма производство турында законның 46 статьясындагы 1 өлешенең 4 пунктында каралган башкару эшләре тәмамланган һәм бурычлары 50 000нән 5 000 000 сумга кадәр булган гражданнар судтан тыш банкротлык процедурасы кузгатылган гражданнар саныннан шактый артып китә.
Судтан тыш банкротлык процедурасы турында тулырак мәгълүматны «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында алырга мөмкин (https://www.gosuslugi.ru/help/news/2020_10_02_bankruptcy).