ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары өчен Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы төркемле дәрес уздырылды.

Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге һәм Түбән Кама шәһәренең Өстәмә белем бирү үзәге «Имин велосипед» дигән чара уздырдылар. Анда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Балачак дөньясы» дигән шәһәр рәсем конкурсын үткәрү Яр Чаллыда матур традициягә әверелде. Быел ул 1 апрельдән 25 майга кадәр социаль яклау идарәсе һәм пенсия фондының клиентлар хезмәте патронаты астында узды.

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре үз эшләренең нигезенә, сәламәтлек дәрәҗәсенә карап, гражданнарга хезмәт күрсәтүнең дифференциацияләнгән алымын салалар. Шуңа күрә картлыкны савыктыруга зур игътибар бирелә.

26 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучы катнашучыларның психоэмоциональ торышын җайга салу иде.

Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аҗаган» спорт уены узды.

2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк. Шушы вакыйгага әзерлек кысаларында 26 нчы май көнне Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күңелле стартлар узды. Спорт чарасында тернәкләндерү курсы узучы балалар катнашты.

Балигъ булмаганнар арасында суицидаль тотышны кисәтү буенча чаралар планы кысаларында 24 май көнне Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы кече яшьтәге мәктәп балалары өчен төркемле дәрес үткәрде. Чара 173 нче санлы мәктәпнең консультация пункты базасында узды.

24 майда Казанда Идел буе районының күзәтүчесезлекне профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре вәкилләре өчен укулар узды. «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү кагыйдәләрен карадылар.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International