«Кайгырту» социаль приютында шашка турниры узды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр арасында шашка турниры узды. Әлеге чарада 12 бала катнашты.

Балалар зур җаваплылык һәм кызыксыну белән ярышларда катнаштылар. Шашка кагыйдәләре шактый гади, әмма уен иң динамик өстәл стратегияләренең берсе булып санала.

Шашка турниры барлык катнашучыларга да бик күп шатлык һәм ләззәт китерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр бала җиңүгә омтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International