Зәй социаль хезмәткәрләре озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәт күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

24 май көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен эшлекле киңәшмә оештырылды.

Очрашуда озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган социаль хезмәт күрсәтүдәге үзгәрешләр буенча актуаль мәсьәләләр, гамәлдәге модель һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең яңа системасы арасындагы аермалар турында фикер алыштылар. Социаль хезмәткәрләр озак вакыт карау системасын гамәлгә кертүне һәм социаль хезмәт күрсәтүне регламентлаштыручы норматив-хокукый актларны өйрәнделәр.

Киңәшмәнең гамәли өлеше озак вакыт карау өчен социаль пакетны – гражданга түләүсез карау, медицина, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче социаль хезмәтләрнең гарантияле исемлеген һәм күләмен җентекләп карауга багышланган иде.

Киңәшмә барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International