Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 27 нче май көнне Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе ярдәмендә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен «Шаян ТВ» татар телендәге беренче балалар телеканалына экскурсия оештырдылар.
Интеллект үзенчәлекләре булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән Махсус Олимпиада чаралары планын тормышка ашыру кысаларында 28 нче май көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар саф һавада «Яшь атлет» программасы буенча шөгыльләнделәр.
28 май көнне Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу турниры булып узды. Ял итүнең мондый төре социаль хезмәт алучыларның интеллектуаль үсеше өчен зур әһәмияткә ия.
«Русь» хәйрия фонды 2020 елда, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган. Ярдәм авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә күрсәтелә.
Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара. Ул Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.
Казан гимназиясендәге җинаять белән бәйле террорга каршы комиссиянең ашыгыч утырышы карарын үтәү кысаларында 27 нче май көнне Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Тынычлыкны саклыйбыз» дигән профилактик чара үткәрде. Балигъ булмаган балалар катнашында чара 125 нче гимназиянең консультатив пункты базасында узды.
Балаларга экологик тәрбия бирү һәм Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 30 майда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Химик көне» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде. Анда мәктәп яшендәге 13 бала катнашты.
29 май көнне Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп укучылары белән «Наркотикларсыз тормыш» дигән дәрес үткәрелде.
Лениногорск районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр һәм район халкы белән мәгълүмати очрашулар оештыралар. Ел башыннан бирле чараларда 100дән артык кеше катнашты.
Бүген Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды. Чараның максаты – өлкән буынны интеллектуаль яктан үстерү өчен шартлар тудыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарның хәтерен яхшырту.