Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара. Ул Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен «Маяк» социаль адаптация үзәгендә тематик лекция узды. Шәфкать туташы Н. И. Маркова җыелучыларга наркотик чараларның кеше организмына зыяны турында искә төшерде. Чарада катнашучылар лекция темасына әңгәмә кордылар, фикер алыштылар, сораулар бирделәр. Һәркем тормышның матур булуын, һәм аны ахмаклык белән бозарга кирәкмәгәнен аңлады.