Казан гимназиясендәге җинаять белән бәйле террорга каршы комиссиянең ашыгыч утырышы карарын үтәү кысаларында 27 нче май көнне Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Тынычлыкны саклыйбыз» дигән профилактик чара үткәрде. Балигъ булмаган балалар катнашында чара 125 нче гимназиянең консультатив пункты базасында узды.
Дәрес яшүсмерләрнең психоэмоциональ торышын камилләштерүгә һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында паник һөҗүмнәрне булдырмауга юнәлдерелгән иде. Психолог балаларны борчуга китерүче төп факторлар белән таныштырды, шулай ук курку һәм паник һөҗүмнәрне кисәтү буенча киңәшләр бирде.
Катнашучылар борчуны киметүгә һәм стресс хәлләр вакытында тискәре хисләрдән арынуга юнәлдерелгән психологик күнегүләр башкардылар, сулыш алу күнегүләре методикасы белән таныштылар. Соңыннан «Урман дөньясына сәяхәт» дигән релаксация үткәрелде, ул балаларга психоэмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәлне яхшыртырга ярдәм итте.